8 декабрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Ел башыннан Казанда диспансеризация узучылар арасында меңнән артык онкологик авыру ачыкланган
Казанда 2025 елның беренче 10 аенда диспансеризацияне 145,8 мең кеше узган, бу еллык планның 71,3 процентын тәшкил итә. Иң түбән күрсәткечләр Вахитов районында – 51,9%, Киров районында – 56,1% һәм Мәскәү районында – 63,7%. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Чаллыда гаилә җир урынына акча бирүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан
Чаллыда яшәүчеләр 2025 елның ноябрь башыннан җир кишәрлеге урынына компенсация сайлый ала. Автокалада акчалата компенсация алырга теләүчеләр саны да арта. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
«Ярты миллион тора»: Ринат Рахматуллин Марат Яруллинга җырын нинди бәягә сатуы турында әйтте
Популяр җырчы, автор-башкаручы Ринат Рахматуллин популяр артист Марат Яруллинга бер җырын нинди бәягә сатканлыгы турында сөйләде. Бу хакта ул ТНВ каналындагы «Уйныйк-уйлыйк» тапшыруында хәбәр итте. Тапшыру алып баручысы артистлар арасында ни өчен аңлашылмаучанлык килеп чыкканлыгын сорашты, дип яза «KazanFirst».
-
Яңалыклар
ФСБның МАХны Дәүләт хезмәтләренә тоташтыруны тыюы турындагы хәбәрне инкарь иттеләр
Интернетта: «Октябрьдәге һөҗүмнән соң, ФСБ МАХ хезмәтен Дәүләт хезмәтләренә тоташтырырга рөхсәт итмәгән», – дигән мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Цифрлы үзгәрешләр үзәге директоры Алексей Едельсков хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләрен тапшырды
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләрен тапшыру турында указны имзалады. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында, фәнни үзәкләрендә һәм предприятиеләрендә эшләүче галимнәр һәм белгечләр премиянең лауреатлары булып танылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Илкүләм проектлар илкүләм максатларга ирешүнең төп инструментлары булып тора»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Чараны Россия Президенты Владимир Путин уздырды. Эштә РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашты.
-
Яңалыклар
«Елмай» балалар паркына Кыш Бабай йорты төзергә чакыралар: 8 декабрьгә кадәр теркәлергә кирәк
Бу ялларда, 13 һәм 14 декабрьдә, Казанның «Елмай» балалар паркында шәһәр халкы яратып өлгергән «Бу – гаилә төзелеше» проектының кышкы форматы уза. Аның кысаларында казанлылар үз көчләре белән илһамланып агачтан арт-объект булдырачаклар. Проектта катнашу өчен 6 яшьтән өлкәнрәк балалы гаиләләр чакырыла.
-
Яңалыклар
Казан аэропортында 11 ай эчендә пассажирлар агымы 19 процентка арткан
Татарстан таможнясының Казан аэропорты таможня посты 2025 елның 11 аенда башкарылган эш йомгак ясады. Габдулла Тукай исемендәге аэропорттан халыкара авиаэлемтәләрнең маршрут челтәре 30 юнәлешне үз эченә алган, алар арасында Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Сербия, Таиланд, Грузия, Шри-Ланка, Кытай, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Вьетнам һәм Иран бар.
-
Яңалыклар
Татарстанның М7 трассасы участогына яңа исем бирелде
Татарстанда М7 «Идел» автомобиль юлының Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә илтүче участогы «Р243 Кострома – Шарья – Киров – Пермь, Ижевск шәһәренә илтүче юл, М12 «Көнчыгыш»ка (397+364 – 426+343 км)» дип үзгәртелде. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
МАХ мессенджерындагы каналлар саны 87 меңнән арткан
МАХтагы каналлар саны 87,7 меңгә җитте – бу бер ай элеккегә караганда алты тапкыр күбрәк. Каналларга язылучыларның гомуми саны 28 миллион кешедән артты, дип хәбәр итә милли мессенджерның матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстаннан Лисичанскига чираттагы зур гуманитар йөк китерелде
«Матди тәэмин итү идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы күрсәтмәсе белән Бөтенроссия «Без бергә» акциясе кысаларында гуманитар миссиянең чираттагы этабын уңышлы тормышка ашырды. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Игелекле Татарстан» бәйгесе җиңүчеләренә республика Рәисе премиясе тапшырылачак
2026 елдан «Игелекле Татарстан» конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатларына республикада волонтерлыкны үстерүгә керткән өлешләре өчен мактау билгеләре һәм ТР Рәисе премиясе тапшырылачак. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда башка кешеләр исеменнән кредитлар рәсмиләштергән үсмерне хөкем итәчәкләр
Татарстанда 250 мең сумнан артык акча урлауда гаепләнгән яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
1 гыйнвардан торак-комамуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арта
Яңа елдан Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда да, коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар күтәрелә башлый. 2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың барлык районнарында да ул 1,7 процентка артачак. Шул хактагы документ хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Яңалыклар
Мошенникларга ышанып, ир-ат 240 мең сум акчасыннан колак каккан
Казанда мошенниклар, 46 яшьлек ир-атны кәрәзле элемтә килешүен «озайтырга» күндереп, 240 мең сумга алдаган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.